Нинди максат белән?
27 июнь көнне Чаллыга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов килүен көтәләр. Алар «КАМАЗ» предприятиесенең акционерлар җыелышында катнашачак. Моннан тыш, автогигантның визит-үзәге ачылу тантанасында да булачак. Әлеге икекатлы бинада «КАМАЗ» музее, презентация залы һәм сувенирлар кибете урын алачак.
Нет комментариев