Чаллыга җырчы Филүс Каһиров килә!
Ул шәһәр мәйданында чыгыш ясаячак.
30 август Чаллыда республика һәм шәһәр көннәре билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан шәһәр халкын чаралар көтә.
Сәгать 10.00 Х. Туфан проспектында (Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр) "Акварель-2023" чәчәкләр фестивале узачак. Биредә чәчәк композицияләре күргәзмәсе эшләячәк. Агач-куаклар, декоратив үсемлекләр сатылачак.
Сәгать 11.00 Ипподромда ат узышлары, милли көрәш узачак. "Чәчәк ат, Татарстаным!" концерт программасы көтелә.
Сәгать 11.00 Энтузиастлар бульварында "1970-1980" елларда Яр Чаллы шәһәре мохите дизайны" күргәзмәсе, "Илдар Хановның нәсел шәҗәрәсе" скульптура композицияләре буенча экскурсия, балалар арасында рәсем ясау бәйгеләре оештырылачак.
Сәгать 12.00 Габдулла Тукай исемендәге яр буенда "Син минем йөрәгемдә, Татарстан!" бәйрәм концерты көтелә.
Сәгать 13.00 "Яр буе" паркы мәйданында "Республикам белән горурланам!" бәйрәм концерты узачак.
Сәгать 16.00 Җиңү паркында "Яшьләр республикасы" бәйрәм программасы оештырыла.
Сәгать 16.30 "Яр буе" паркы мәйданында "Туган җирем - Татарстан" театральләштерелгән тамаша узачак. ТР халык артисты Филүс Каһиров килүе көтелә. Шулай "Хор Турецкого" арт-төркеме, "МОТ" рэп-башкаручы чыгыш ясаячак. "Авторадио - Яр Чаллы" радиостанциясе дискотека оештыра. DMC Yura Vkus (Мәскәү шәһәре) чыгыш ясаячак.
Сәгать 21.00 Бәйрәм салюты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев