Чаллылыларга – Оборона министрлыгы медальләре
Бу бүләккә кемнәр лаек булды?
Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Хәрби көчләренә махсус хәрби операциядәге бурычларын үтәүгә булышканнары өчен шәһәрдәшләргә Россия Оборона министрлыгының медальләрен тапшырды.
«Профит» компанияләр төркеме генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов белән «ТЭМ» сәүдә йорты учредителе Фаил Шәрифуллин «За укрепление боевога содружества» медале белән бүләкләнде.
Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә рухи һәм матди ярдәм күрсәткән шәһәрдәшләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.
«Мондый кешеләргә илебез таяна. Махсус хәрби операция башланганнан бирле махсус хәрби операция зонасына 1 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу эш җиңүгә кадәр дәвам итәчәк. Үзара ярдәмләшеп яшәү махсус хәрби операция тәмамлангач та тукталмасын иде. Бу илебез һәм халкыбыз өчен мөһим», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев