Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны ялларда нинди һава торышы көтә?

Кызу коры һава торышының сәбәбе – аз хәрәкәтле антициклон.

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә явым-төшемсез эссе һава торышы саклана. 26-28 августта көндез һава температурасы +29 дан +34 градуска кадәр, төнлә +10 нан +15 градуска кадәр, республиканың көнбатыш районнарында +19 градуска кадәр булачак.

Чаллыда исә иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Көндез һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Якшәмбе көнне дә шундый ук һава торышы саклана.

Кызу коры һава торышының сәбәбе – аз хәрәкәтле антициклон. Тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 7-8 градуска артып китә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Республиканың кайбер районнарында атмосфера корылыгы, шулай ук урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы күзәтелә.

Татарстанда киләсе атна башында да эссе һава торышы сакланыр дип көтелә. Шулай итеп, 29 августта көндез һава температурасы +29 дан +31 градуска кадәр булачак. 30 августта көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр да көтелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы