Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылыларны «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясендә катнашырга чакыралар

Быел Чаллыда 8 меңнән артык бала 1нче сыйныфка бара.

Ел саен традиция буенча Татарстанда яңа уку елы якынлашканда «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе үткәрелә. Әйтергә кирәк, әти-әниләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелүче әлеге чара иң игелекле гамәлләрнең берсенә әверелде һәм ул елдан-ел киңрәк колач ала бара. Аңа гади халык та, хәйриячеләр дә, оешма-предприятие хезмәткәрләре дә бик теләп кушыла. 

Шушы көннәрдә Чаллыбызның иң абруйлы оешмаларының берсе - С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты да дә кечкенә шәһәрдәшләребезне сөендерде. Данлыклы предприятие үз хезмәткәрләренә, төгәлрәк әйтсәк аларның 1нче сыйныфка баручы балаларына, мәктәп кирәк яраклары алу өчен сертификатлар тапшырды. Мондый бүләккә 92 малай һәм кыз лаек булды. Бүләкләр өләшү чарасы тантаналы шартларда шәһәребезнең Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында үтте. 

Кечкенә шәһәрдәшләребезне котларга комбинатның генераль директоры Андрей Фомичев шәхсән үзе килде. «Очрашуыбыз беренче тапкыр шундый күркәм урында, театр бинасында үтә. Сез барасы юл да шулай төрле кызыклы вакыйгалаларга, истәлекле хатирәләргә бай булсын. Белем үрләрен яулау белән берәттән, мәдәният дөньясында да сәяхәт итәргә онытмагыз! Моның өчен шәһәребездә мөмкинлекләр җитәрлек. Тиздән танылган «Мастеровые» театры да өр яңа бинада эшли башлаячак. Гомумән, сезнең өчен һәрчак шулай яңадан-яңа ишекләр ачылып торсын, алар сезгә зур ачышларга этәргеч бирсен! Сез безнең киләчәгебез», – дип изге теләкләрен ирештерде җитәкче. 

Әйтергә кирәк, «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала.  Моның өчен бары шәһәребезнең “Нур” яшьләр үзәгенә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә балалар өчен  канцелярия товарлары, мәктәп өчен башка кирәк-яраклар, кием-салым җыялар. Тик алар тотылмаган хәлдә, ягъни яңа булырга тиеш. Уку елы башланыр алдыннан үзәк белгечләре “Бердәм Россия”нең Чаллыдагы “Яшь гвардия”се активистлары белән берлектә аларны аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче кечкенә шәһәрдәшләребезгә тапшырачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф акция мәктәпкә җыенырга булыш