Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллының 14 мәктәбендә шартлаткыч эзләделәр

Әлеге мәгариф учреждениеләренә янаулы хатлар килгән.

Чаллының  берничә мәктәбендә бүген дәресләр вакытында башланмады. Барысына да мәгариф учреждениеләренең электрон почталарына килгән шикле хатлар сәбәпче. Аларда янәсе биналарга шартлаткыч куелган, дип хәбәр ителә. 

“Дөрестәндә, кичә төнге унберләр тирәсендә 14 мәктәпкә шундый янау килә. Шул сәбәпле бүген иртәнге 6да шәһәрнең кинологлар хезмәте әлеге учреждениеләргә барып, биналарда һәм территорияләрдә тикшерү уздырду. Бәхеткә, хәбәрләр ялган булып чыкты”, - дип белдерде https://chelny-izvest.ru сайтына Чаллының Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе.  

Моңа охшаш хәл 25 октябрьдә дә булган иде. Ул чакта Чаллының 1нче, 6нчы, 7нче, 10нчы һәм 13нче санлы мәктәпләрендә дәресләр туктатылды.
Укучыларны һәм укытучыларны ашыгыч рәвештә эвакуацияләп, бер төркемен шәһәр музеена, икенчеләрен китапханәләргә кертеп тордылар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эвакуацияләнүчеләр