Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГЭС бистәсенең 18 комплексында яңа балалар мәйданчыгы төзеләчәк

“Уют” ТОСы республикакүләм конкурста 1 млн сум отты.

"ТРда елның иң яхшы җирле иҗтимагый үзидарәсе" республикакүләм бәйгесендә "Уют" ТОСы җиңеп 1 млн сум отты. Җирле иҗтимагый үзидарә советы акчаны 18нче комлекста балалар мәйданчыгы төзүгә тотарга уйлый. 

“18нче комплекс “Безнең ишегалды” программасына эләккән иде, ремонтны кичектерделәр. Программага 2024 елга да керткәннәр иде. Тик быел да төзекләндерү кичектерелә. Шуңа күрә уңайлыкларны үзебезгә ясый башларга туры киләчәк. Акчаларны балалар мәйданчыгы ясауга тотачакбыз. Нинди йорт янында булачагы гына билгеле түгел”, - дип сөйләде "Уют" ТОС советы әгъзасы Наталья Гурьянова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев