Чаллының 43нче мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллының 43нче мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак

Тагын кайсы мәктәпләр яңартылачак?

Автозавод районының 48нче бистә халкы 43нче мәктәптә шәһәр җитәкчеләре, депутатлар белән очрашты. Гадәттәгечә 2022 елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр. 2023 елга планнар билгеләделәр.

Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфиловның: «43нче мәктәпкә  капиталь ремонт ясалачак», – дигән хәбәрен шәһәрдәшләр «Ура!» дип, шатланып кабул иттеләр. «Бу мәктәпкә капиталь ремонт кирәк. Быел әлеге мәгариф учреждениесе танымаслык булачак», – диде депутат. 

Сүз уңаеннан, быел Чаллыда 950 млн сумга 7 мәктәпне капиталь ремонтлаячаклар. Исемлеккә 43, 44, 48, 52, 56нче мәктәпләр, 49нчы кадет мәктәбе, 84нче лицей-интернат кергән. Аларның һәркайсына 135,7 млн сум акча бүлеп бирелә. Тендер узган, бүгенге көндә подряд оешмаларын эзлиләр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәктәп бала ана капиталы капиталь ремонт

Нет комментариев