Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә иң зур гөмбәз куялар

Аны алып кайту өчен фура белән 20дән артык рейс ясарга туры киләчәк.

Чаллының төп иман йорты – «Җәмигъ»  мәчете төзелеше 2023 елда дәвам итәчәк.

Тиздән 19 диаметрлы зур гөмбәз Чаллыга кайтарылачак. Аны Волгодонск шәһәрендә ясап, җыеп та караганнар. Гыйнвар аенда аны объектка кайтарырга планлаштыралар. Моның өчен фура белән 20дән артык рейс ясарга туры киләчәк.

Февраль-март айларында төп гөмбәзне монтажларга җыеналар. Дүрт гөмбәзне урнаштырдылар инде. Икесендә эшләр тулысынча тәмамланган. Тагын икесен җылы вакытта тышлыйсы калган. 

Гыйнвар аенда ике кечкенә гөмбәздә эшләр дәвам итәчәк. Әлегә алар 27 м биеклеккә генә күтәрелгән, проект буенча биеклек 50 метрга җитәргә тиеш. Аннары гөмбәзләргә ярымайлар урнаштыралачак. Аларга заказ бирелгән, 2023 елның икенче кварталында шәһәргә алып кайтырга планлаштыралар.

Зур гөмбәзләрдә дә эш күп. 18 метр биеклектәге гөмбәзләрне 51 метрга кадәр күтәрергә кирәк. 
Попечительләр советында иман йортының тышкы бизәлеше турында да сүз булды. Мәчетне ак мәрмәр белән тышларга җыеналар. Мәрмәр плитәләр җитештерүче предприятие белән әлеге материалны ташламалы бәядән алу турында килешү төзелгән инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай яңа мәчет