Чаллының элеккеге  мэрының улы вафат булган
Яңалыклар тасмасы

Чаллының элеккеге мэрының улы вафат булган

Нәрсә булган?

Чаллының элеккеге мэры Рәшит Хәмәдиевның  (1999 -2003 елларда  башлыгы һәм халык депутатларының шәһәр Советы рәисе) улы вафат булган. 

Үзебезнең чыганаклардан билгеле булганча, 52 яшьлек эшмәкәр Илдар Хәмәдиев Зәйдә яши  иде. Ул йоклаганда мәңгелеккә китеп барган: тромбы өзелгән.

Хәмәдиевлар гаиләсенә авыр кайгысын җиңәргә Аллаһ ярдәм бирсен. Илдар Рәшит улының урыны җәннәттә булсын. 

Сүз уңаеннан, Рәшит Сәетович 22 ел элек 3 августта инфарктан вафат булды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту үлем-китем

Нет комментариев