Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының гүзәл затларын Казанда хөрмәтләделәр

Быел хатын-кызларыбызны 8 март белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлап, бүләкләр тапшырды.

Бүген республика җитәкчлеге 8 март бәйрәме уңаеннан җөмһүриятебез хатын-кызларын кабул итте. Чаллыдан әлеге тантаналы чарада төрле өлкәләрдә эшләүче хатын-кызлар, шул исәптән «Ел хатын-кызы. Хатын – кыз күзлегеннән «Ел ир-аты» республика бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңүчеләр катнашты.

Менә алар: «Хатын-кыз ана» номинациясе җиңүчесе – Светлана Рогова (Тукай районы);

«Хатын-кыз – мәдәният» номинациясендә җиңүчеләр –   Резидә Гарипова (Тукай районы), Елена Каширская (Чаллы), Лидия Петрова (Чаллы);

«Һөнәрем – язмышым» номинациясе җиңүчеләре – Илмира Хәмәдуллина (Чаллы), Айгөл Шабакаева (Тукай районы);

«Хатын-кыз – лидер» номинациясе җиңүчеләре – Гөлнара Гарифуллина (Тукай районы), Любовь Паньшина (Чаллы);

«Хатын-кыз – эшмәкәр» номинациясендә җиңүче Лариса Черепанова (Чаллы);

«Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясе җиңүчеләре – Юлия Кукаркина (Чаллы), Ләйсан Шамилова (Тукай районы).

Бәйрәм чарасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтте. Талантлы артистлар, иҗат коллевтилары гүзәл затларыбызга җыр-биюләрен бүләк итте. Тамашачылар каршында «Тормыш ул – мәхәббәт» номеры белән Чаллының Юлия Кукарина җитәкчелегендәге «Бусинки» вокаль ансамбле дә чыгыш ясады. 

фото: https://gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатын-кыз игълан бәйрәм мәдәният