Чаллының яшь көрәшчеләре Үзбәкстанга барачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яшь көрәшчеләре Үзбәкстанга барачак

Алар Россия беренчелегендә призлы урыннар яулады.

5-8 майда Әстерхан шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 28 команда, шул исәптән 335 көрәшче бил алышты. Бирегә 2007-2009 елгы кызлар һәм малайлар җыелды. Чаллы көрәшчеләре мактанырлык нәтиҗә күрсәтте. 

Ислам Әхмәтҗанов (45 кг авырлыкта), Хәсән Сибгатуллин (50 кг) 2 урын яуладылар. Фаяз Сибгатуллин (50 кг), Фазыл Сибгатуллин (55 кг), Алинә Зәйнуллина (57 кг), Азилә Фатыйхова (+70 кг) 3 урынны алдылар. 

Икенче урын яулаган көрәшчеләр сентябрь аенда Үзбәкстанда узачак Дөнья беренчелегендә катнашачак, диде татарча көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев