Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт 1 сентябрьгә тәмамлана
Яңалыклар тасмасы

Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт 1 сентябрьгә тәмамлана

Биредә аеруча куркыныч саналган йогышлы авыру йоктырган кешеләр өчен аерым урыннар була.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең "Г" блогындагы капиталь ремонт барышы белән танышты.

Биредә "Евростиль" компаниясенең 100 хезмәткәре эшли. Баш табиб Ришат Ногманов әйтүенчә, капиталь ремонт график буенча бара. Заманча медицина җиһазлары да кайтарылган.

Чаллы һәм Кама аръягында яшәүче 1 млн нан артык кешегә хезмәт күрсәтә торган әлеге хастаханә 2023 елның 1 сентябрендә авыруларны кабул итәргә тиеш. "Йогышлы авырулар сезоны башланганчы, капиталь ремонт тәмамланырга тиеш, без чирлеләрне кабул итәргә әзер булырга тиеш. Аннары республикадагы иң зур хастаханәләрнең берсе булган бу учреждениенең административ өлешен генә тәртипкә китерәсе кала", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Хастанәнең "Г" блогы 120 урынга исәпләнгән. Биредә аеруча куркыныч йогышлы авырулар өчен 40ка якын бокс булачак. Авыруларны  йөртү өчен заманча зур лифтлар урнаштыралачак. Аларны тиздән монтажларга җыеналар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сәламәтлек йогышлы авырулар хастаханәсе

Нет комментариев