Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт тәмамланды
Ремонт 2018 елда башланган иде.
Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең «Д» блогында да капиталь ремонт тәмамланды. Бу хастаханәнең административ корпусы. Биредә җитәкчеләрнең кабинетлары урнашкан.
Шулай ук «Г» блогына заманча җиһазлар урнаштырылды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, Кама аръягындагы 17 район халкына хезмәт күрсәтүче әлеге учрежденигә капиталь ремонт ясау өчен 2,9 млрд сум акча бүлеп бирелде. 30 мең квадрат метрдан артык мәйдандагы хастаханә танымаслык дәрәҗәдә яңартылды.
Әлеге объектта 2018 елдан башлап ремонт эшләрен Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» компаниясе алып барды.
Фотолар Чаллының сәламәтлек саклау идарәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев