Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының Комсомол районында - яңа җитәкче

Аны комиссия утырышында тәкъдим иттеләр.

Чаллы хакимиятендә Комсомол районы башлыгын сайлау буенча комиссия утырышы үтте. Әлеге вазыйфага 3 кеше дәгъва кылды. 2 ир-ат һәм 1 хатын кыз. Аларның исемнәре бүгенге көнгәчә сер итеп сакланды. 

Ниһаять, Комсомол районы җитәкчесен сайладылар. Ул - шәһәр хакимиятендә хокук идарәсен җитәкләгән Ленар Әхмәтҗанов. Аңа 36 яшь. Баулы районының Кызыл-Яр авылында туып үскән. Казан дәүләт университетында юрист һөнәрен үзләштергән. Башкарма комитетта 2008 елдан бирле эшли. 2015 елдан хокук идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкарды. Өйләнгән, ике баласы бар. 

2021 елга кадәр Комсомол районы башлыгы вазыйфасын Александр Кислов башкарды. Соңыннан вакытлыча җитәкче итеп Фидәрис Хәбибуллин билгеләнде. (Моннан укый аласыз)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа җитәкче