Чаллының күренекле судьясы вафат
Яңалыклар тасмасы

Чаллының күренекле судьясы вафат

Ул Автозавод районы суды белән җитәкчелек итә.

Чаллының Автозавод районы судының элеккеге рәисе Рафаил Хәбибуллин вафат булды. Аңа 79 яшь иде.

Хәбибуллин Автозавод районы суды белән 7 ел җитәкчелек итә. Аннан соң ТР Югары судында эшли. Аның соңгы эшләренең берсе – мошенниклык  һәм салымнар түләүдән качу маддәсе буенча  «Грязь» оешкан җинаятьчел төркеме лидеры Рифкать Вахитовны хөкем итү була. 

Хәбибуллинны бүген Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирлиләр.

 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев