Чаллы  госпиталендә махсус хәрби операциядә яраланган хәрбиләрне дәвалыйлар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы госпиталендә махсус хәрби операциядә яраланган хәрбиләрне дәвалыйлар

Барлыгы 1 меңнән артык хәрби «аякка баскан».

Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә узган елда махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрне һәм аларның гаилә әгьзаларын, Чечня һәм Әфган сугышы ветераннарын – барлыгы 4 мең кешене дәвалаганнар. Бу хакта сәламәтлек саклау учреждениесенең 2023 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә билгеле булды. 

Госпитальнең баш табибы Резидә Мавзютова әйтүенчә, табиблар махсус хәрби операциядән яраланып кайткан бер меңнән артык хәрбине «аягына бастырган». 

Сүз уңаеннан, быел госпитальнең поликлиникасын капиталь ремонтларга җыеналар. Бу хакта мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина хәбәр итте. 

Фото шәһәр хакимиятеннән алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


капиталь ремонт #своих не бросаем сугыш ветераннары госпитале

Нет комментариев