Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының бер җитәкчесе эшеннән китте

Аның урынына хәзер кем булачак?

Шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин үз теләге белән эшеннән китте. Бу хакта Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Илдар Гайнуллинга 33 яшь. Коммуналь хуҗалык өлкәсендә ул күптәннән, 2013 елдан бирле эшләде. Җитәкче буларак 2 ел хезмәт куйды. 

Коммуналь хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча Әлфия Кондрабаева башкарачак. Ул моңарчы икътисад буенча башлык урынбасары булып эшләде. 

Фото Чаллы хакимиятенең матбугат ехзмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа җитәкче