Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының татар матбугаты үзәге журналистларын ифтарга җыйдылар

Бүгенге көндә Чаллыда 15 мәчет исәпләнә. Аларның күпчелегендә Рамазан ае дәвамында ифтарлар уздырыла.

Чаллының татар матбугаты үзәге журналистлары ифтар ашында булып кайтты. Авыз ачу мәҗлесе “Чаллы Яр” мәчете ишегалдындагы «Татлы» кафесында үтте. Аңа кадәр каләм ияләре исламның бөек терәкләре һәм нигезләренә багышланган дәрес тыңлады, ахшам намазын укыды. 

“Инде икенче ел рәттән, без редакция хезмәткәрләрен җыеп, хөрмәтләгәне өчен "Чаллы Яр" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияровка рәхмәт белдерәбез. Бу көн дәвамында ач торудан соң авыз ачу гына түгел, ә исламның матурлыгын, бердәмлеген күрсәтүче гамьле бер чара булып тора. Биредә без гыйбадәтләрнең асылына төшенәбез, динебез хакында яңа мәгълүмат  туплыйбыз, хәзрәтләр белән үзара элемтәләрне ныгытабыз”, - дип кичерешләре белән уртаклашты “Шәһри Чаллы” газетасы журналистлары. 

Бүгенге көндә Чаллыда барлыгы 15 мәчет исәпләнә. Аларның күпчелегендә Рамазан ае дәвамында ифтарлар уздырыла. Дин әһелләре сүзләренә караганда, Аллаһның ризалыгын өмет итеп, авыз ачу чаралары оештыручылар елдан-ел арта гына бара. Бу исә халкыбыз иманга, изге гамәлләр кылуга тартыла дигән сүз. 

«Кем дә кем ураза тотучы кешегә ифтар кылса, аңа да ураза тотучы кешенеке кадәр савап язылыр, ә ураза тотучы кешенеке моннан бер генә дә кимемәс», - ди алар.

Бу гамәлне уразабызның соңгы көне 9 апрельгә кадәр башкарып өлгерү шарт. 10сы инде бар мөселман өммәте ислам дөньясында ике зур бәйрәмнең берсе – Ураза Гаетен билгеләп үтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам