Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балалар бакчасында инженерлык фикерләвен үстерү клубы ачылды

104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында Президент грантлары фонды, «Татнефть» ААҖ хәйрия фонды, шулай ук «Зенит» Банкы финанс ярдәме белән «Фәннәр дөньясында» «ЛабораториУМ»ы – инженерлык фикерләвен үстерү клубы ачылды.

Цифрлы лабораторияне ачуда мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Елена Одинцова катнашты. Ул балаларга фән өлкәсендә әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешүләрен һәм мәктәпкәчә белем бирү коллективына иҗади уңышлар теләде. 
Клубта балалар бакчасының һәр яшь төркеме өчен конструкцияләү һәм робот техникасы өлкәсендә авторлык программалары буенча дәресләр үткәреләчәк.  
Белем бирү эшчәнлеге STEM модульләр буенча алып барылачак: «Ф.Фребельнең дидактик системасы», «Тере һәм тере булмаган табигать белән тәҗрибә», «LEGO-конструкцияләү», «Математик үсеш», «Робот техникасы», «Мин дөньяны иҗат итәм» мультстудиясе». 
«Конструкцияләү һәм робот техникасы – яңа, инновацион юнәлеш, бу балага конструктив, иҗади сәләтен күрсәтү, ә балалар бакчасына мөмкин кадәр күбрәк балаларны техник иҗатка җәлеп итү мөмкинлеге бирү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтә клуб җитәкчесе Мария Батина.
Кабинет балалар һәм педагоглар өчен заманча әсбаплар һәм материаллар белән җиһазландырылган: интерактив такта, проектор, ноутбук, 3D-ручкалар, роботлар, төрле конструкторлар һ. б.
Тәрбияләнүчеләр кунакларга программалаштыру һәм алгоритмика күнекмәләрен «Бал корты ЛогоРоботы» кулланмасы белән эшләү мисалында күрсәттеләр.
Программада шулай ук ата-аналар, педагоглар өчен дистанцион очрашулар һәм  укыту каралган.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы