Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балаларын бәйрәм белән котларга Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов килде - ФОТОЛАР

Чара Чаллының ГЭС мәхәлләсе мәчете имамы Гәбдерәшит хәзрәт җитәкләгән "Болгар" фонды ярдәме белән оештырылды.

Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Кояшкай» физик мөмкинлекләре чикле балаларны терләкләндерү үзәгендә зур бәйрәм узды. Ул ГЭС мәхәлләсе мәчете имамы Гәбдерәшит хәзрәт җитәкләгән "Болгар" фонды ярдәме белән оештырылды. Чарада Чаллы шәһәренең Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов һәм "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре дә катнашты. Алар "Балачак иле" дип аталган бәйгедә җиңгән балаларга бүләкләр таршырды. Әлеге конкурста исә барлыгы 200гә якын бала катнашты.

Чарага килүчеләрне эшмәкәр, “Приют человека” хәйрия проекты авторы Рөстәм Гатин кыр кухнясында пешкән ботка белән дә сыйлады. Моннан тыш, "Тургай " гаилә үзәге кечкенәләрне аквагрим, балалар психологы Ләйсән Насырова арт-тераприя белән сөендерде. 

Яшь тамашачылар һәм аларның әти-әниләре аниматорлар оештырган уеннарда да катнашты. Шулай ук аларның игътибарына "Сабын куыклары" шоу программасы тәкъдим ителде. 

Чарада шәһәребезнең талантлы балалары белән беррәттән татар эстрадасының популяр җырчылары да чыгыш ясады. Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар бәйрәмгә кызлары Мәдинә белән килде. "Гәбдерәшит хәзрәт белән күптәнге танышлар без. Балалар көненә шундый бәйрәм оештырабыз, сез дә килегез әле дигәч, бик теләп ризалаштык, - ди Салават Миңнеханов.
"Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә бер сменада 56 бала профилактика уза, алар 21-30 көн безгә йөреп, сәламәтлекләрен ныгыта. Безгә тумыштан саулыкларында ниндидер өзлегүләр булган 4 яшькәчә балалар да йөри. Узган ел шундый 77 бала булса, быел аларның саны 143кә җитте”, - ди үзәкнең директор урынбасары Рәмилә Ләбибовна.

Эльмира Нуриеваның улына яшь ярым. Кечкенә Ранель 30 атналык булып дөньяга килгән. "Безгә тугач та ДЦП диагнозы куйдылар. Шунысын хәтерлим, бала тудыру йортыннан чыккач тәм сизмәдем. Кем белә, улымның әлеге диагнозына бәлкем короновирус сәбәпче булгандыр. Әлеге үзәккә исә бик теләп йөрибез. Инде тотынып булса да тәпи китә башладык”, - ди Эльмира ханым.

Айзирә Имамова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бәйрәм