Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесен нәрсә борчый?

«Кызганыч, бу челтәрләрне яңартырга финанслар җитми. Безне челтәрләрне яңарту дәрәҗәсенең түбән булуы борчый», - диде башкарма комитет җитәкчесе.

Бу хакта Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетының Чаллыда узган коллегиясендә башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов хәбәр итте.

Ул Александр Груничев җитәкчелегендәге  комитет киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык инфроструктурасының торышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Чаллыда җылылык челтәрләренең 45%ы, су бүлү   системаларының 80%ы искергән.

«Татэнерго» АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе  карамагында 727 км җылылык челтәрләре һәм 10 насос станциясе.  Компания җитәкчесе һәм шәһәр мэры карары белән махсус оешма бик нык искергән хуҗасыз челтәрләрне үзенә алды. Соңгы 6 елда 55,5 км челтәр кабул ителгән. «Кызганыч, бу челтәрләрне яңартырга финанслар җитми. Безне челтәрләрне яңарту дәрәҗәсенең түбән булуы борчый. Ул филиал челтәрләренең гомуми мәйданыннан 2-3% кына тәшкил итә. 2021 елда 22 км челтәр алыштырылды. Бу – 3%. Быел 10,4 км. Норма буенча бу күрсәткеч ел саен 28-30 км булырга тиеш. Торбаларда зарарлану очраклары арта бара. 2020 елда -270, 2021 елда – 323. Магистраль торбалардагы зыян аркасында тулы микрорайон җылысыз кала», – диде ул.

Фәрид Салахов Чаллыдагы 375 км торбаны алыштырырга кирәклеген ассызыклады. Аның 218 кмы 20 елдан артык кулланышта икән. Челтәрләрне яңартудан тыш, яңа микрорайоннарга  яңаларын төзергә дә кирәк. Быел бу программага 556 млн сумлык инвестиция җәлеп ителәчәк.

«Челныводоканал»  компаниясе 2021 елда су торбаларын яңартуга 104 млн, су бүлү системасын тәртипкә китерүгә 131 млн сум акча тоткан. Су торбаларының 48%ы, су җыю җиһазларының 67%ы, су  йөртү системасының 63%ы искергән.

Кыскасы, шәһәрнең җылылык һәм су торабаларын тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен акча кирәк. Коллегиядә бу мәсьәләне хәл итү өчен җаваплы җитәкчеләрне инвестиция проектларында катнашырга чакырдылар.

Сүз уңаеннан, быел Татарстанда 21,3 млрд сумлык 45 программа кабул ителгән. Чаллыда исә «Сетевая компания» АҖ компаниясенең инвестиция программасы уңышлы тормышка ашырыла.

Фото шәһәр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык