Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы бюджеты ни хәлдә?

Төрле керем чыганакларыннан беренче яртыеллыкта шәһәр бюджетына 7 млрд 377 млн сум акча тупланган.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова әйтүенчә, 2022 елның 1 июленә Чаллының республика бюджетына бурычы 551 млн сум тәшкил итә. Недоимка 2021 елның шул чорыннан 43 млн сумга арткан. Аның каравы, узган айга бурычлар 171 млн сумга кимегән.

Бүгеге көндә эшмәкәрләр һәм физик затлар белән бурычларны киметү буенча махсус төркем эшли. Барлыгы 67 утырыш үткәрелгән. Нәтиҗәдә бурыч күләме  200 млн сумга кимегән.

Шул ук вакытта төрле керем чыганакларыннан беренче яртыеллыкта шәһәр бюджетына 7 млрд 377 млн сум акча тупланган. Чыгымнар күләме 8 млрд 3 млн сумны тәшкил иткән. Аның 69%ы - хезмәт хаклары түләүгә, 11% - торак-коммуналь хуҗалыгы һәм милли сәясәткә, 8%ы – коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм муниципаль учреҗдениеләрнең милкен тотуга, 6% - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балалар туклануын оештыруга һ.б.га сарыф ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы