Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы депутатлары һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре кан донорлары булдылар

Мэриядә Шәһәр Советы депутатлары һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре кан тапшырдылар. Кан тапшыру пунктын мэриянең медицина кабинетында оештырдылар.

Кан тапшыручылар арасында депутатлар Ася Кислова, Әбделхак Батюшов, Венера Туктарова, Сергей Хлебников, Рөстәм Гайнуллов, Руслан Нигъмәтуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова бар иде.
Акциягә барлыгы 58 кеше килде, шуларның 47се донорлар сыйфатында кабул ителде.
Акция нәтиҗәсендә 22 литр кан җыелган.
Акцияне хуплаучылар арасында тәҗрибәле донорлар да, процедураны беренче тапкыр узган кешеләр дә бар иде.
Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова күп еллар донор булып тора: «Мин 1982 елдан кан тапшырам. Без, медицина университеты студентлары буларак, ел саен кан тапшыра идек һәм моны зур теләк белән башкардык. Хәзер мине, даими донор буларак, кан тапшырырга еш чакыралар, мөмкинлек булганда, мин һәрвакыт мондый акцияләрдә катнашам».
«Студент елларында төркемдәшләр белән кан тапшыру өчен ГЭСка Кан үзәгенә йөри идек, монда шундый ук лаеклы шартлар тудырылган», – дип уртаклашты Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин.
«Киеренке чорны истә тотып, мин донорлар сафларына керергә булдым, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен үз өлешемне кертәсем килә», – дип билгеләде 42 нче мәктәп директоры Вадим Матюшин.
«Бу минем өчен беренче тәҗрибә. Хәзер кешеләргә ярдәм итү аеруча мөһим дип саныйм, чөнки безнең кан дәвалауда гына түгел, ә кемнеңдер гомерен саклап калуда да ярдәм итә ала»,- дип уртаклашты шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов.
«Беренче тапкыр кан тапшырам, Шәһәр Советы чакыруын бик теләп кабул иттем. Хәзер минем канымда 500дән артык антитәнчек барлыгын беләм. Зур күләмдә антитәнчекләр булган кан тагын да күбрәк файда китерер дип уйлыйм», - дип билгеләде Шәһәр Советы депутаты Әбделхак Батюшов.
Акцияне Чаллы медицина көллиятенең өченче курс студентлары да хуплады.
Билгеләп үтик, акцияне «Единая Россия» партиясе башлап җибәрде, ул 5 декабрьдә билгеләп үтелә торган Волонтерлар көненә багышланган. 

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар

2
X