Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егетләре контракт буенча хезмәт итүне ешрак сайлыйлар

Быел көздә барлыгы 270 кешене хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла, шуларның 160ка якыны шефлыкка алынган хәрби частьләргә озатылачак.

Яр Чаллыда бер ел вакытлы хезмәт урынына контракт буенча ике еллык хезмәтне сайлаучылар саны артты. Бу хакта ТР Чаллы шәһәре Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшид Ильясов хәбәр итте.

"45тән артык егет вакытлы хезмәтне контрактка алыштырды, узган ел андыйлар нибары 18 иде. Быел без планны үтәдек диярлек. Хәзер контракт буенча декабрь аена чакыру әзерлибез", - дип сөйләде ул. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, закон урта махсус яки югары белем турында диплом алган хәрби хезмәткә чакырылучыларга вакытлы хезмәт итүдән башка контракт буенча хезмәт итәргә рөхсәт бирә.

"Өлкәнрәк яшьтәге егетләр, бер ел казармада хезмәт итүгә караганда, ике ел 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшкә йөрүең яхшырак, дип саный. Урта махсус белемле кешеләр үз һөнәрләрен Кораллы Көчләр сафларында эзлиләр. Хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт хакы бүген лаеклы. Моннан тыш, биш елдан хезмәткәрләрнең торак алу өчен ипотеканы рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килә", - дип билгеләп үтте Рәшид Ильясов.

Көзге чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел көздә барлыгы 270 кешене хәрби хезмәткә чакыру планлаштырыла, шуларның 160ка якыны шефлыкка алынган хәрби частьләргә озатылачак. Кара диңгез флотына (Севастополь шәһәре) 45 кеше, Йошкар-Оладагы 14 нче ракета дивизиясенә – 70 кеше, 147 нче Оборона министрлыгы автомобиль базасына (Мәскәү шәһәре) 40 кеше китә. Президент полкында (Мәскәү шәһәре) биш Чаллы егете хезмәт итәчәк.

Чыганак:nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев