Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшсезләре өчен нинди вакансияләр бар?

Ел башыннан шәһәрнең мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 3 752 кеше мөрәҗәгать иткән. 1180 кеше рәсми рәвештә эшсез статусы алган.

Бүгенге көндә теләгән кешеләр өчен 5 203 вакансия бар. Ел башыннан эшсезлек буенча 36 млн сум пособие түләнгән. 

Мәшгульлек үзәге җәйге каникул вакытында балаларны эшкә урнаштыру белән дә шөгыльләнә. Июньдә 957 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Алар шәһәр предприятиеләрендә, тантаналар сараенда, мәктәпләрдә, шәхси эшмәкәрләрдә эшлиләр. 2 сәгатьлек эш көне өчен 5989 сум хезмәт хакы түләнәчәк. 2022 елда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру өчен дәүләт бюджетыннан –  матди ярдәм рәвешендә 6,3 млн сум, шәһәр бюжетыннан өстәмә рәвештә 11,6 млн сум бүлеп бирелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев