Чаллы госпиталенең баш табибы Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы госпиталенең баш табибы Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

Чарада илнең социаль-икътисадый һәм сәяси үсешенә зур өлеш кертүче хатын-кыз-җитәкчеләр катнашты.

Сугыш ветераннары госпиталенең баш табибы Резеда Мавзютова Түбән Новгородта узган «Хатын-кыз-лидер. XXI гасыр» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.

Чарада илнең социаль-икътисадый һәм сәяси үсешенә зур өлеш кертүче хатын-кыз-җитәкчеләр катнашты.
«Әлеге чара хезмәттәшләр белән фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек бирә. Мондый сәләтле хезмәттәшләр арасында җиңүче булу – аерым дәрәҗә һәм ул яңа казанышларга ирешергә этәрә», - дип билгеләп үтте Резеда Ришат кызы. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев