Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы иң югары сыйфатлы тормыш дәрәҗәсе булган шәһәрләр арасында

2021 ел йомгаклары буенча Чаллы иң югары сыйфатлы шәһәрләр исәбенә керде.

Рейтинг РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан төзелгән.
Тормыш сыйфатын бәяләгәндә халыкның деструктив үз-үзен тотышы таралу, социаль мөнәсәбәтләрнең конфликтлыгы, халыкның керем дәрәҗәсе, яхшы тормыш эзләп миграциягә тартылу, мәдәни кыйммәтләргә кызыксыну кебек критерийлар исәпкә алынды. Шулай ук юллар һәм юл хуҗалыгы торышы, медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты, урта һәм югары белем бирү сыйфаты, ТКХ эшен бәяләү, бизнес алып бару өчен климат, шәһәрдә экологик мохитнең торышы бәяләнде.
Һәр параметр буенча иң яхшы 15 шәһәр сайлап алынды. Шулай итеп, Чаллы социаль мохитнең иң кечкенә конфликтлылыгы булган шәһәрләр арасында икенче урынны яулады. Рейтингның беренче урынында - Грозный, Чаллыдан соң Магнитогорск, Севастополь һәм Череповец урнашкан.

 

Фото: topbloger.livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы