Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ипподромында бөтен республикадан килгән иң яхшы җайдаклар җыелды

Ипподромга килүчеләрне “Энергетик” мәдәният сараенда эшләп килүче “Замана” ансамбле артистлары татар халык җырлары һәм гармун моңнары белән каршы алдылар. Махсус мәйданда артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Тамашачылар Илгиз Закиров, Алинә һәм Динә Гарифуллина һәм башка артистларның җырлавын алкышларга күмделәр.

Малайлар һәм кызлар балык тоттылар, капчык киеп йөгерделәр. Теләгән кешеләр уеннарда, ярышларда үз көчләрен сынады. Кемдер гер күтәрде, икенчеләр аркан тартышты, өченчеләр чүлмәк ватты. Җиңүчеләрнең барысына да бүләкләр тапшырылды. Гер күтәрү һәм волейболда җиңүчеләр  сертификатлар белән бүләкләнде.
Ипподром, Сабан туе көнне ат чабышларын яратучыларны үзенә җыйды. Кунакларны Автозавод районы башлыгы Винер Харисов милли бәйрәмебез белән котлады, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да изге теләкләрен җиткерде.
Узышларда катнашырга Татарстан һәм Россия төбәкләреннән барлыгы 120 җайдак килгән иде. Тамашачылар понилар, җайдаклар, айгырлар узышын яратып карадылар. Атлар 1000, 1800, 1400 , 2000, 2400 метрлы дистанцияләрдә “Тулпар” ат спорты мәктәбе, “Евростиль” компаниясенең беренче генераль Ленар Гайсин призларына узыштылар. Нәтиҗәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин призына Бэк Глория атында Азалия Әхмәтнурова лаек булды.   “Тулпар” ат спорты призын Тукай районыннан килгән “Краса Газпрома” аты алды. Ленар Гайсин призына Голден Фьючи аты лаек булды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев призы өчен 19 ат узышты. Финишка беренче булып Лакки-Мун кушаматлы атта җайдак Виктор Леонтьев килде. Икенче урында – җайдагы София Гизамова белән Кокетка аты. Ховра  җайдагы Дамир Сабировка  өченче урынны бүләк итте.  
Лениногорскида яшәүче нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнүче  эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин, чыгыш ясап, соңгы вакытта Татарстанда атларга мөнәсәбәтнең яхшыруын билгеләп үтте. Быелгы Сабан туйларда мавыктыргыч тамаша “Аударыш”- атка атланып, көндәшне тартып төшерүнең популяр булуын әйтте. Быел бу ярыш Чаллыда да үтте. Анда  батыр, курку белмәс тугыз ир-ат катнашты. Финалда Лениногорскидан Динар Хайбриев белән Бөгелмә районыннан килгән Самат Нәбиуллин көрәште. Киеренке көрәштә  Динар җиңде. Өченче урында - Чаллыдан Александр Кулаков.
Атлар узышын тамашачылар “Ура”, “Афәрин” дигән сүзләр белән күзәтте.
Ипподромда узган Сабан туе да,  ат чабышлары шәһәрдәшләр һәм кунаклар күңеленә хуш килде. “Безнең Сабан туе Чаллыда яшәүче 80нән артык милләт вәкиленең иң яраткан бәйрәменә әверелде. Барлык милләт вәкилләре, дус, тату яшәгәнгә Чаллы  бүгенге көндә һәр өлкәдә уңышларга ирешә, ул илебезнең иң алдынгы шәһәрләренең берсенә әверелде. Сабан туйлы милләт беркайчан да югалмаячак”, - диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева безнең белән тәэсирләре белән уртаклашып.
“Чаллыда Сабан туе булганын белгәч, җәйге ялымны шул вакытка туры китереп алдым. Кызым белән Әстерханнан кайттык. Мәйданда театраль тамаша карадык та, монда килдек. Бәйрәм бик ошады. Чаллыда милли бәйрәмебез югары дәрәҗәдә үтте. Сабан туен оештыручыларга рәхмәт. Таҗлы вирустан курыкмыйча халык өчен менә дигән бәйрәм оештырганнар”, - диде Рәшит Миннекәев.
Ипподромга килүчеләрнең күбесе ат чабышларын яратучылар иде. Озын аяклы, җитез чабышкылар узышын күзәтү - чыннан да матур, организмда  адреналин барлыкка китерә торган матур күренеш.  
Халкыбызның иң кадерле, иң матур, барлык милләт вәкилләре яратып өлгергән Сабантуйлары киләчәктә дә гөрләп узсын иде.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скачки