Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кешесен 750 мең сумга алдаганнар

Чаллыда яшәүче хатын-кыз 750 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.

 

Чаллыда яшәүче хатын-кыз 750 мең сум акчасын мошенникларга күчергән. Сак булыгыз, хокук бозучылар банкларның телефон номерларын куллана башлаган!  Заманча технологияләр хокук саклау органнары, кредит оешмаларының рәсми сайтларындагы телефон номерын файдаланырга мөмкинлек бирә.

68 яшьлек шәһәрдәшебез дә шул рәвешле алданган. Башта аңа банк исеменнән шалтыраталар – имеш, аның счетыннан акча салдыру ихтималы бар.   Бар сумманы башка – ышанычлы счетка күчерергә киңәш итәләр. Банктагы касса операторлары белән сөйләшмәскә кирәклеген дә искәртәләр,  имеш, коллективта клиентларның акчасын урлауда шикле булган хезмәткәрләр бар. Соңрак сакчы да сүзгә кушыла, ул да шул ук мәгълүматны кабатлый. Нәтиҗәдә пенсионер ханым булган акчаларын күрсәтелгән счетка сала, кредитка акча алып, ул сумманы да шунда күчерә. Туганнарына бу хакта сөйләми.

Хокук бозучылар бу очракта 30 дан артык абонент номеры кулланып, шәһәрдәшебезнең 750 мең сум акчасын урлый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, мошенниклар 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Шалтыраткан номерлар Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә теркәлгән. Хокук бозучыларның шәхесләре ачыклана.

Полиция киңәш итә:

  • Хокук саклау органнарыннан дип шалтыратучыдан исем, фамилиясен һәм вазыйфасын сорагыз
  • Кайсы органнан, кайсы бүлектән шалтыратуын ачыклагыз
  • Шул бүлеккә номерны үзегез җыеп, шалтыратыгыз, шул исемдәге хезмәткәрнең анда эшләвен белешегез

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев