Чаллы халкы кросска чыга
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы кросска чыга

Бу шимбәдә Чаллыда "Милләтләр кроссы" йөгереше үткәрелә.

Һәр елны бу ярышларда 20-+30 мең катнаша иде, быел коронавирус аркасында катнашучылар саны азрак булачак. "Яр буе парк"ында башта инвалид-спортчыла узыша, аннан 9,30 да бәйгене тантаналы ачу була. 9 сәгать 45 минутта яшьүсмерләр һәм спорт мәктәпләре командалары йөгерәчәк. Шәһәр предприятиеләре командалары һәм башкалар сәгать12.00 старт ала. Быел күпләп төркемнәрдә җыелып торулар булмаячак, ди оештыручылар. Җиңүчеләргә призлар каралган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


минспорт рф

Нет комментариев