Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Чаллы» хоккей клубы яңа сезонга әзер

«Чаллы» хоккей командасы яңа сезонга әзер.

Бу хакта матбугат конференциясендә хоккей клубы директоры Әлвир Әһлуллин хәбәр итте: "Команда составы тулы күләмдә баш тренер тарафыннан формалаштырылган, бер еллык бюджет, финанслау чыганаклары формалаштырылган, чыгымнарның төп маддәләре билгеләнгән, кирәкле инвентарь, форма, медикаментлар сатып алу план режимында алып барыла. Уеннарның календарь планы югары хоккей лигасы тарафыннан формалаштырылды".
Әйтергә кирәк, бу сезонда команда җитди яңартылды. Узган елгы составтан 12 кеше калган. «Чаллы» хоккей клубында һәрчак үзенең тәрбияләнүчеләре була иде, хәзерге командада да алар бар. Татарстан хоккееның талантлы уенчылары да бар: Казан, Түбән Кама, Әлмәттән. Бүгенге көндә командада 31 уенчы: 17 һөҗүмче, 11 сакчы, 3 капкачы.
Узган атнада, команда эчендә гомуми тавыш бирү юлы белән, капитан һәм аның ике ярдәмчесе сайланды. Күпчелек һөҗүмче Константин Калинин өчен тавыш биргән. Капитанның ассистентлары - һөҗүмче Константин Демчев һәм сакчы Владислав Катин.
Команда алдында, ким дигәндә, плей – оффка керү, чемпионатның иң яхшы дүрт командасы арасында булу бурычы тора.
2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр безнең команда сезонның беренче уеннарын кунакта, Барнаулда, җирле «Динамо-Алтай»га каршы үткәрә. 3 турда «Чаллы» ХК көндәшен – «Чабаксар» командасын кабул итәчәк. Беренче матчлар 16 октябрьдә һәм 17 октябрьдә.
Матчлар ял көннәрендә – 17:00дә, ә эш көннәрендә 18:30 сәгатьтә башланачак. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт хоккей