Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – кыйммәтле шәһәрләр исемлегендә

Коммуналь хезмәтләр өчен  түләүләр түбәндәгечә: Мәскәү (уртача чек — 3 475 сум), Санкт-Петербург (2 806 сум), Чаллы (4 772 сум), Төмән (3 880 сум)

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең гомуми күләменнән чыгып, беренче бишлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург, Чаллы, Төмән һәм Тольятти шәһәрләре керә.

Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен чекның уртача күләме узган ел 3 405 сум тәшкил иткән. Коммуналь хезмәтләр өчен  түләүләр түбәндәгечә: Мәскәү (уртача чек — 3 475 сум), Санкт-Петербург (2 806 сум), Чаллы (4 772 сум), Төмән (3 880 сум) һәм Тольятти (4 414 сум) керә. Тикшерүләрне «Русский стандарт» банкы үткәргән. Аналитиклар 2021 елда банкның мобиль кушымтасыннан файдаланучылардан торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча операцияләрне өйрәнгән һәм аларны 2020 елгы мәгълүматлар белән чагыштырган.

«Узган ел коммуналь түләүләр буенча уртача чек 3 405 сум тәшкил итте. Банк мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2021 елда коммуналь түләүләр буенча уртача чек 2020 ел белән чагыштырганда (3 168 сум) арткан.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад оешма предприятие чаллы түләүләр коммуналь хезмәтләр