Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызларына Россия медальләре тапшырылды

Юнармия - Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте. Ул укучыларда туган илгә мәхәббәт, аларның күңелләрендә патриотик рух тәрбияләү максатларында оештырылган.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучылары укуда гына түгел, иҗтимагый чараларда да сынатмыйлар. Россия, Татарстан күләмендәге олимпиада, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Шушы көннәрдә әлеге интернат укучылары: Айгөл Харисова, Азалия Петрова һәм Алия Нуриева юнармиядә ил күләмендә иң тырышлар, иң уңганнар булдылар. Моны раслап аларга Россия дәрәҗәсендәге медальләр тапшырылды. Кызларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Юнармия  Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте ул. Ул укучыларда туган илгә мәхәббәт, аларның күңелләрендә патриотик рух тәрбияләү максатларында оештырылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф