Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы БДИда ике фән буенча 100әр балл җыйды

Эльвира Хәйретдинова ике фәннән 200 балл җыйган өченче чыгарылыш укучысы булды.

76нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Эльвира Хәйретдинова берьюлы ике фән - әдәбият һәм инглиз теле буенча 100әр балл алды. Бу хакта Автошәһәр мэриясе Telegram-каналында хәбәр ителә.

Эльвира - инглиз теле буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм республика этаплары призеры. «200 балл - тырыш хезмәт һәм үҗәтлек нәтиҗәсе, бөтен җирдә беренче булырга омтылуга лаеклы бүләк! Афәрин! Горурланабыз! Чыгарылыш сыйныф укучысына, укытучыларга һәм ата-аналарга безнең котлауларыбыз!»- диелә хәбәрдә.

Эльвира Хәйретдинова ике фәннән 200 балл җыйган өченче чыгарылыш укучысы булды. 26нчы гимназиядә укучы Альбина Сәйфуллина - рус теле һәм химия буенча, ә Пушкин исемендәге 78нче лицейны тәмамлаган Гөлнара Гәрәева химия һәм биология фәненнән югары баллар җыйды. Кыскасы, Чаллы кызлары хәзер БДИны  «йөгәнли» белә. Тагын шунысы сөенечле: йөзәр балл ияләренең өчесе дә – милләтебез вәкилләре, татарның йөзек кашлары.

Элегрәк RAEX-аналитика рейтинг агентлыгы 2021 елда Россиянең алдынгы югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләре рейтингын бастырган иде. Иң яхшылар арасында Чаллы шәһәре мәгариф учреждениеләренең Пушкин исемендәге 78 нче лицее, 26нчы һәм 77нче гимназияләре бар.

фото: "ШСУ МАОУ "Гимназия №76" ВКонтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф