Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Регина Максим Галкин белән очрашты

Шушы көннәрдә шәһәребезнең 40нчы мәктәп укучысы Регина Шәйдуллина Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында катнашты.

Регина өченче сыйныфта гына укуына карамастан, тапшыруда үзен ышанычлы тотты. Ул сумаладан матур бизәнү әйберләре ясый икән. Максим Галкин альяпкыч һәм респиратор киеп оста куллы кызга булышты. Регина аңа сумаладан эшләнгән хәрефләргә чәчәкләр куярга кушты. Үзе таҗ ясады. Шулай итеп алар программаның логотибын ясадылар. “Регина мин синең осталыгыңа шаккаттым. Бу гадәти булмаган хәл. Студиядә бу беренче тапкыр. Син барысын да осталарча башкарасың”,- диде аңа Максим Галкин. Регина Максимга "Чәчәкле өстәл" бүләк итте, кызның коллекциясендәге брошкан артист үзе сайлап алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев