«Чаллы Лифт» җәмгыяте генераль директоры Михаил Подсекаев 9 Май белән котлый
Яңалыклар тасмасы

«Чаллы Лифт» җәмгыяте генераль директоры Михаил Подсекаев 9 Май белән котлый

Иң изге бәйрәмебез белән! Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш толлары!

Дүрт ел дәвам иткән сугыш, халкыбыз кичергән зур газаплар ничәмә-ничә еллар үтсә дә онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек! Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта батырларча һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт сезгә!
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек телибез.

Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәгез! Җиребездә беркайчан да сугыш утлары кабынмасын, туплар тавышы яңгырамасын!

Олы хөрмәт белән «Чаллы Лифт» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Подсекаев. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев