Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәп ашханәсендә дөрес туклануга нигез салына

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге мәктәптә булып, капиталь төзекләндерүдән соң ашханәне карады. Быел барлыгы 10 азык-төлек блогы капиталь төзекләндерелде. 117 миллион сумнан артык акчага ашханәләр яңартылды һәм кирәкле җиһаз алынды.

Мэр ТР Дәүләт Советы депутатлары Владимир Чагин, Олег Николаев белән берлектә сыйныф бүлмәләрен һәм ашханәне карады. Аның әйтүенчә, балалар туклануы Татарстан хөкүмәтенең катгый контролендә. Мәктәп һәм ашханәләр республика һәм шәһәр бюджеты акчасына ремонтланган. "ТР Дәүләт Советы депутатлары киләчәктә дә мондый социаль программаларны  якласыннар иде. Сәламәтлек һәм дөрес туклану кагыйдәләре мәктәптә формалаша бит. Биредә ризык Роспотребнадзор һәм сәламәтлек саклау таләпләре буенча әзерләнә", - диде ул. ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин, социаль сәясәт комитетында мәктәп туклануын оештыруга зур игътибар бирелүен әйтте. «Без төшке аш бәяләре, ризыкның сыйфаты буенча киңәшмәләр уздырдык. 46нчы мәктәп ашханәсендәге ремонтны күргәч, шатландык. Биредә балаларга сыйфатлы ризык белән тукланып, төпле белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган”, - дип ремонтка югары бәя бирде. 
Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык туклану закон мәгариф

2
X