Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерларына бер тапкыр бирелә торган түләүләргә 1,5 миллиард сумга якын акча юнәлдерелгән

Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре буенча Россия Пенсия фонды пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәсе бүлекчәләренә һәм илтеп тапшыру хезмәтенә 1 496 380 мең сум акча юнәлдерүен хәбәр итә.

2 сентябрьдә түләү кредит учреждениеләре аша 126 471 пенсионерга барып җиткән инде. Илтеп тапшыру хезмәте һәм элемтә бүлеге аша пенсия алучы калган 23 167 гражданга түләүләр 3 сентябрьдән бирелә башлый.
«Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр кредит учреждениеләре аша гына пенсия алу датасыннан алданрак башкарыла башлады. Барлык яңа пенсионерлар - эшләүче һәм эшләмәүче, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту очрагында, беренче пенсия әле түләнмәгән, әмма аңа хокук 31 августка барлыкка килгән булса, шулай ук бер тапкыр түләнелә торган 10 мең сум акча алачак, тик бераз соңрак. Пенсия бар икән, түләү дә булачак», - дип ышандырды Татарстан Республикасы буенча ПФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев