Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы поликлиникаларының бәйрәм көннәрендә эш графигы

Поликлиникалардагы вакцина ясату пунктлары да шәһәрдәшләребезне бүгеннән башлап 9 гыйнварга кадәр 8-14 сәгатьләрдә кабул итәчәк.

Бүгеннән башлап 9 гыйнварга кадәр 9: 00 -14: 00 сәгатьләрдә поликилиникаларда  пациентларны дежур табиб-терапевтлар, участок табиблары, табиб-педиатрлар кабул итә. Аларны 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр өйгә дә чакыртырга мөмкин.

Балалар амбулатор-поликлиникаларында дежур табиб-офтальмолог кабул итүе 9: 00дан 14: 00 сәгатькә кадәр:

2 гыйнварда - 6 нчы балалар поликлиникасында;

3 гыйнварда - 5 нче балалар поликлиникасында;

4 гыйнварда - 3 нче балалар поликлиникасында,

6 гыйнварда - 2 нче балалар поликлиникасында;

7 гыйнварда - 6 нчы балалар поликлиникасында;  

 8 гыйнварда  - Ф.Г.Әхмәрова исемендәге 4 нче балалар поликлиникасында.

Табиб-оториноларинголоклар да 9: 00 -14: 00 сәгатькә кадәр:

4 гыйнварда - 2 нче балалар поликлиникасында;

5 гыйнварда - Ф.Г.Әхмәрова исемендәге 4 нче балалар поликлиникасында;

6 гыйнварда - 6 нчы балалар поликлиникасында;  

7 гыйнварда  - 5 нче балалар поликлиникасында

кабул итәчәк.

2 нче стоматология һәм 1 нче балалар стоматология поликлиникалары 9 гыйнварга кадәр тәүлек буе эшли.

1 нче һәм 3 нче стоматология поликлиникаларында бүгеннән алып 9 гыйнварга кадәр 8-14 сәгатьләрдә дежур кабинетлар эшли.

Поликлиникалардагы вакцина ясату пунктлары да шәһәрдәшләребезне бүгеннән башлап 9 гыйнварга кадәр 8-14 сәгатьләрдә кабул итәчәк. 3 гыйнвардан "Тулпар" (10:00-16:00) һәм "Мегастрой" (11:00-17:00) сәүдә үзәкләрендә мобиль пунктлар да эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев