Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиеләре һәм учреждениеләрендә эшләүче яшьләр арасында пляж волейболы буенча турнирлар башланды

Чаллының Sundale пляж клубында Спартакиада кысаларында шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләрендә эшләүче яшьләр арасында пляж волейболы буенча ел саен уздырыла торган турнир старт алды. Турнирда катнашучыларны шәһәрнең яшьләр һәм оешмалар советы рәисе Дмитрий Ульдяков һәм Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре Волейбол федерациясе рәисе Игорь Чернышов сәламләде.

Пляж волейболы хатын-кызлар лигасы уеннарыннан башланды, анда предприятиеләрнең 10 командасы катнашачак: "Петролайн-А", "11нче спорт мәктәбе", "СОЮЗ-РЕГИОН", "Ремдизель", "ТЭМПО", "Яр Чаллы балалар йорты", "Кою заводы һәм КАМАЗның Логистик үзәге", "Яр Чаллы ТЭЦ", "Чаллы-Бройлер".
Ирләр лигасында предприятиеләрнең 24 командасы очрашачак: "Идел буе экология компаниясе", "Логистик үзәк, Пресс-рам заводы, Кою заводы һәм КАМАЗның Автомобиль заводы", "Баракат", "Петролайн-А", "Ремдизель", "РОСТАР", "Яр Чаллы җылылык челтәрләре", "Чаллы-Бройлер", "Эксперт ", "Яр Чаллы ТЭЦ", "КАМАЗ-Энерго", "Пенсия фонды", "КАМЭР", "Түбән Кама ГЭС", "Челводоканал", "Россия МЧС", "РУ-Инжиниринг". 
Уеннар июль дәвамында эш көннәрендә Sundale пляж клубы һәм Г.Тукай исемендәге яр буе үзәк пляжы территориясендә узачак.

Фото: http://nabchelny.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт волейбол