Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Россиянең экологик хәле иң яхшы булган топ-10 шәһәре арасына керде

Superjob югары хезмәт хакы түләнә торган эш эзләү сервис рейтингы версиясе буенча, Чаллы Россиянең экологик хәле иң яхшы булган топ-10 шәһәре исемлегенә кергән.

Шулай итеп, экология рейтингында Яр Чаллы, 68% җыеп, дүртенче урында, ул Төмән (74%), Краснодар (73%), Казан (72%) кебек шәһәрләрдән калыша. Топ-10га Владивосток (67%), Барнаул (65%), Пермь (65%), Киров (65%), Хабаровск (63%) һәм Ижау (63%) эләккән.
Сервис сораштыруында 37 шәһәрдән 31 700 респондент катнашкан - Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан 1500шәр респондент, миллион халкы булган шәһәрләрдән 1000әр респондент, ярым миллионлы шәһәрләрдән 700әр респондент. 

Фото: Яндекс.Дзен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс