Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы спортчысы Европада уңыш казанды

“Төзүче” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Зөлфәт Гәрәев 67 кг авырлыктагы спортчылар арасында ыргылыш белән күтәрүдә икенче урынны алды.

Мәскәүдә авыр атлетика буенча Европа чемпионаты бара. Ярышларда Европа континентының 361 иң көчле атлеты катнаша. Аларның 182се  ир-ат, 179ы  хатын-кыз. Традиция буенча, спортчылар ыргылыш белән күтәрүдә, этеп күтәрүдә һәм әлеге ике дисциплина суммасында иң көчле атлетларны билгеләячәк.

Ярышларда Россия Федерациясе җыелма командасы составында шәһәребезнең “Төзүче” спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Зөлфәт Гәрәев чыгыш ясый. Ярыш нәтиҗәләре буенча 67 кг авырлыктагы спортчылар арасында ул ыргылыш белән күтәрүдә икенче урынны алды.

Фото: sport.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X