Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрына атканнар?!

Бүген төнлә кемнеңдер кулы кычыткан, бинага пневматик мылтыктан яисә пистолеттан атып, ике пыяла панораманы бозган.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов эш көнен бина тирәсен карап чыгудан башлый. Бу – аның иртәнге ритуалы.

Җәйнең беренче көнендә дә ул традициягә тугры калган һәм кәефе кырырлык күренешкә тап булган.

Бүген төнлә кемнеңдер кулы кычыткан, бинага пневматик мылтыктан яисә пистолеттан атып, ике пыяла панораманы бозган.

«ТР Президенты, шәһәр җитәкчеләре халыкка ял итәр өчен уңайлыклар, матурлыклар тудыралар. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, театрлар төзелә. Ә кемнәрнеңдер балалары аларны вата-җимерә. Мондый тәртипсез кешеләр турында күп язарга була. Әмма кирәкми. Видео камералар бар, зыян күләмен бәяләп, полициягә гариза язабыз. Гаепле кешеләрне табарга тырышабыз», – ди  Рәсим Хафизов.

Мондый вандализм белән һич килешеп булмый. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре гаепле кешеләрне табып, тиешле җәзасын бирсеннәр иде.

Фотолар Рәсим Хафизовтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр