Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында – французлар

«Башыңа төшсә...» комедиясенең премьерасы 20 майда була.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры француз язучысының «Мою жену зовут Морис» спектаклен сәхнәләштерә. «Башыңа төшсә...» комедиясенең премьерасы 20 майда була.

Театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов әйтүенчә, быел чаллылыларга башка еллардагыга караганда күбрәк яңа тамашалар тәкъдим ителде. Аларны балалар да, өлкәннәр дә яратып карыйлар. Театрга гаиләләре белән йөрүчеләр дә күбәйде. «Яшь йөрәкләр» (12+), «Капка» (12+), «Бик сагынсаң әгәр...» (12+) - «Чәчәк күлмәк» (0+), «Әбүгалисина» (12+), «Балык һәм шоколад» (12+) спектакльләре тамашачылар күңеленә хуш килде.

«20-21 майда француз язучысы Раффи Шарт әсәре буенча куелган «Башыңа төшсә...» комедиясенең премьерасы була. Аны театрыбызның сәнгать җитәкчесе – баш режиссер Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерде. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итә торган бик күңелле, уенлы тамаша булачак», – ди театрның әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева.

Анда халык мәхәббәтен яулаган талантлы артистлар: Илфат Әскаров, Чулпан Садыйкова-Әскарова, Равил Гыйләҗев, Рушания Таһирова, Рафил Сәгъдуллин, Зөлфия Галиуллина, Эдуард Латыйповлар уйный. Алар комедия тамашачы яратырлык булыр дип ышандыралар.

Зөлфия ГАЛИМ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр