Чаллы – «Тылсым»ы янә җиңүчеләр исемлегендә - ФОТОЛАР
«Тылсым»ы иң яхшы коллективлар бишлегенә керде.
Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия каршында эшләп килүче «Тылсым» балалар театр студиясе бу сезонны да уңышлы тәмамлады.
Шушы көннәрдә педагоглар - Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Энҗе Шиһапова белән Чулпан Садыйкова-Әскрова укучылары белән Казанга барып кайттылар. Алар Рус яшь тамашачылар театрында «Недоросль» фестивалендә җиңүчеләрне котлау тантанасында катнаштылар. Чаллы «Тылсым»ы иң яхшы коллективлар бишлегенә кергән иде. Аларга диплом тапшырылды. Балалар Илгиз Зәйниевнең «Дитя» спектаклен карадылар. Кремльдә экскурсиядә булдылар. «Ялыбыз файдалы һәм күңелле үтте. Хәзер укучыларыбыз тыныч күңел белән каникулга китә алалар», – ди Татарстанның атказанган артисты Чулпан Садыйкова-Әскәрова.
Фотолар Чулпан Садыйковадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев