Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучыларын «Татар теле - туган телем» уенында катнашырга чакыралар

Укучыларны «Татар теле - туган телем» еллык шәһәр интеллектуаль-танып белү уенында катнашырга чакыралар.

Чара халыкара туган тел көненә багышланган булачак.
Уеннарда 5-8 сыйныф укучылары катнашачак. Чараның максаты - татар телен популярлаштыру, үсеп килүче буынны милли мәдәнияткә тарту юлы белән туган тел турында белемнәр даирәсен киңәйтү, шулай ук Чаллыда яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләү.
Уенның сайлау турлары 11-17 февральдә “Заман” яшьләр үзәгендә узачак. Уенның асылы сүз тәрҗемәләрен, сүзтезмәләрне һәм рус теленнән татар теленә, киресенчә, татар язучыларының тәрҗемәләрен, шигырьләрен өйрәнүдән гыйбарәт.
Йомгаклау этабында уен финалы булачак, анда 3 команда - җиңүчеләр көч сынашачак.
Финал уены 21 февральдә 14:00 сәгатьтә “Заман” яшьләр үзәгендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X