Чаллы урамнарына яңа фото-видеотеркәгеч җайланмалар куелды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарына яңа фото-видеотеркәгеч җайланмалар куелды

Бу хакта ЮХИДИ инспекторлары хәбәр итте.

Чаллыда шәһәр урамнарына, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау максатыннан, 6 урында фото-видеотеркәгеч җайланмалар куелды. Бу хакта ЮХИДИ инспекторлары хәбәр итте. 
Алар түбәндәге адреслар буенча эшли:

Яр Чаллы проспекты (Орловская урамы буенча 33нче йорт каршында)
Тынычлык проспекты, 13нче йорт яны
Хәсән Туфан проспекты, 18/51 йорт яны
Хәсән Туфан проспекты, 5 нче йорт яны
Вахитов проспекты 13 “Б” йорты яны
Вахитов проспекты 13 “А” йорты яны
Болардан тыш, якын арада КАМАЗ,  Яр Чаллы проспектларында, Промышленная,  Иске Сарман урамнарында, Әлмәт трактында тагын шундый ук 7 җайланма куярга исәп тоталар. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ рейд операция

Нет комментариев