Чаллы янында теплицалар төземәкче булалар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында теплицалар төземәкче булалар

«Полимекс» төрек компаниясе шәһәр янында менә шул эшне башламакчы.

Белгәнебезчә Чаллыда "Весенний" савхозы бар иде, аның теплицалары шәһәребез халкын яшелчә белән тәэмин итеп торды Моннан 25 ел элек аны бетерделәр.Инде хәзер яшелчәгә кытлык юк-югын, читтән китерәләр. Әммә үзебездә булса яхшырак. Төрекләр хәзер теплица төзү өчен җир сайлыйлар. Ул кайдарак булыр билгеле түгел, шулай да Тукай районы биләмәләрендә булыр, дигән сүзләр йөри. Чөнки биредән күрше өч эре шәһәргә якын, Алабуга, Түбән Кама, Чаллыдан килеп алучыларга уңай булачак. Корылма быел төзелеп бетеп киләсе елга уңыш бирәчәк икән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бакча билет ташлама дача пенсионер

Нет комментариев