Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янында юл кырыена машина төшеп капланган. Зыян күрүчеләр бар

Кичә кич сәгать җиденчедә Чаллыдан Минзәләгә бара торган юлда авария булган.

Ford җиңел машинасын йөртүче 22 яшьлек кыз идарәне югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобильдә дүрт пассажир булган.

«Һәлакәттә машина йөртүче кыз һәм аның дүрт пассажиры - 23 яшьлек кыз, 22, 25 һәм 30 яшьләрдәге өч ир-ат зыян күрде. Алар төрле дәрәҗәдә имгәнгән, барысында хастаханәгә китерделәр», - дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев